Казанда Идел буе федераль округы көллиятләре директорлары форумы үтә

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

2025 елның 11 маеннан 16 маена кадәр Һөнәри бергәлекне үстерү һәм белем бирү оешмалары белән идарә итүнең нәтиҗәле практикалары белән алмашу кысаларында «Россия урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Самара , Казан һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә ( 150 кеше) урта һөнәри белем бирү оешмалары директорларының ачык форумын үткәрә.

Форумның төп көне - 12 майда Казанда узачак.

Форум программасына пленар утырыш, стратегик һәм дискуссия мәйданчыклары, округ көллиятләре җитәкчеләре арасында тәҗрибә уртаклашу, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары базасында күчмә чаралар кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International