Әгерҗе шәһәренең 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 230 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында тендер материалларында бастырылган.
Мәктәп 1961 елда ачылган, соңгы елларда бинаны 2009 һәм 2015 елларда өлешчә ремонтлаганнар. Уку елына учреждениедә идән һәм түшәм, тәрәзә һәм ишекләрне яңартачаклар, шулай ук су белән тәэмин итү, вентиляция, җылылык һәм видеокүзәтү системасы алыштырылачак, дип хәбәр ителде национальныепроекты.рф.
Әгерҗе мәктәбе “Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау” федераль программасы кысаларында 2025 елда капиталь ремонт программасына керде.