27-29 апрель көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрде. Әлеге олимпиада үсеп килүче буынның мәдәнияткә, традицияләргә һәм тарихына, Татарстан Республикасы, татар халкы һәм халыклары үсешенә кызыксынуын арттырырга мөмкинлек бирә торган уникаль чара булып тора.
Олимпиадада 22 муниципаль районнан, Казан һәм чаллыдан 93 укучы катнашты.