6 майда, Җиңү көненең 80 еллыгы алдыннан, Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышы темасы буенча «IQ-ПФО: Бөек Җиңү» "Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены узды.
Дистанцион форматта үткәрелгән интеллектуаль уенда Россиянең төрле төбәкләреннән (13400дән артык катнашучы) 2249 мәктәп, студентлар һәм өлкәннәр командалары катнашты, бу әлеге интеллектуаль уенны уздыру елларында иң яхшы күрсәткеч.
Барлык зачетларда җиңүче командалар дипломнар һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнәчәк.
Уенның тулы нәтиҗәләре белән https://shik.intgame.ru/tournaments/1935/table сайтында танышырга мөмкин.
«IQ-ИФО: Бөек Җиңү» уенын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты, Идел буе федераль округындагы граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм фонды һәм «Зур уен» проекты оештыра.