2025 елдан башлап Россия Федерациясендә гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, гаилә институтын үстерүгә һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Татарстанда тиешле максатларга ирешүгә юнәлдерелгән проектлар һәм программалар актив гамәлгә ашырыла.
Аерым алганда, 2024 елның июлендә авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәме белән 2024-2025 елларга балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла башлады. Аның кысаларында республиканың 20 муниципаль районында һәм шәһәр округларында берничә чара уздырыла.
Проектның төп бурычы - ата-аналар һәм балалар гаиләдә килеп туган авыр тормыш хәлендә югалып калмасын һәм аларга балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрендә балансны торгызырга ярдәм итсеннәр өчен тиешле шартлар тудыру.
Проектны гамәлгә ашыру 2025 елда да дәвам итәчәк. Лаеш, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында, шулай ук Яр Чаллыда яңа социаль сервислар - яңа туган балаларның ата-аналары өчен социаль прокат пунктлары сафка басар дип планлаштырыла. Прокатка кечкенә яшьтәге балалары булган гаиләләр өчен беренче кирәк-яраклар тапшырылачак: коляскалар, бортикалы караватлар, ходункалар, сабыйлар өчен уенчыклар.