Татарстанда балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

12 майдан 23 майга кадәр Татарстанда балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм иминлеге, килешү төзү үзенчәлекләре, шулай ук балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.

Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә тәүлек буе 8 (800) 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Татарстан халкы шулай ук җирле консультация үзәгенә мөрәҗәгать итә алачак, тел. (843) 221 90 16.

Анда дүшәмбедән җомга көнгә кадәр иртәнге 9 дан кичке 5кә кадәр эшли, төшке аш 12 дән 13 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International