Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты "Сурдопедагогика" дигән яңа укыту юнәлешен ача. Әлеге профиль «Махсус дефектологик белем» әзерләү юнәлешендә гамәлгә ашырылачак.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан яңа юнәлеш буенча беренче агым җыю өчен 15 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Уку читтән торып һәм 4,5 ел дәвамында башкарылачак.
Кафедра укытучылары яңадан әзерләү курсларын үттеләрШулай ук әлеге махсуслаштырылган гомуми белем бирү оешмалары студентларның 2, 3 курстан профильле практикасын узу өчен база мәйданчыклары булачак.
Керү өчен нинди имтиханнар тапшырырга кирәк?
Рус теле һәркем өчен мәҗбүри, 2 нче мәҗбүри – биология, 3 нче имтихан өчесенең берсе- профильле математика, җәмгыять белеме, чит тел булырга мөмкин.
Барлык сораулар буенча югары уку йортының кабул итү комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә: 8 (8552) 74-79-40 (доб.130).