Урта мәктәп корпусы төзелешенә 725,4 млн сум бүлеп бирелә. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.
Документ нигезендә, финанслау чыганагы республика бюджеты. Барлык эшләрне 2025 елның 1 декабренә төгәлләү планлаштырыла.
Бу гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авылында урнашкан. Элегрәк Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бу мәктәп укучысы Даниилга телескоп тапшырган иде.
Мәктәпләр төзелеше «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.