Идел буе көллиятләре директорлары Татарстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә булдылар

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Казан дәүләт мәдәният институтында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорларының ачык форумының пленар сессиясе узды. Анда Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән көллиятләрнең 150 җитәкчесе катнашты.

Көн дәвамында форумда катнашучылар Казанның әйдәп баручы көллиятләрендә- шул исәптән педагогик, энергетика һәм авиация-техник, радиомеханик көллиятләрендә булдылар, анда заманча мәгариф технологияләре белән таныштылар.

Хәзер Татарстанда һөнәри белем бирү оешмаларында укуга ихтыяҗ бар. Аларның кайберләрендә конкурс югары уку йортлары белән чагыштырырлык, диде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International