ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов әл-Фәраби исемендәге Казакъ милли университеты ректоры Жансеит Туймебаев белән очрашты.
Казан Кремлендә узган әңгәмә барышында яклар Казахстан милли университетының Татарстан фәнни һәм мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Сөйләшүдә шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Әл-Фәраби исемендәге Казах милли университеты 1934 елда (Казахстан дәүләт университеты буларак) төзелә.