14 майда «Креатив индустрия: интеллектуаль милек аспектында яңа мөмкинлекләр һәм чакырулар» онлайн-дискуссиясе узачак. Чара эшкуарларга иҗади өлкәдә, югары уку йортлары вәкилләренә, хокук ияләренә һәм профильле министрлыклар хезмәткәрләренә файдалы булачак. Оештыручы - ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Иннополис университеты технологияләре трансферының тармакара үзәге. Катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.