1 июньнән 15 июньгә кадәр Татарстанда «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Живой город» фонды тарафыннан оештырылган «Видимо-невидимо» театр-педагогика проектының өченче сезоны узачак. Катнашырга республиканың авыл торак пунктларыннан мәктәпләр чакырыла.
Проект үсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Катнашучылар белән эшләү театр уеннарын, мастер-классларны һәм күнегүләрне үз эченә ала.
Нәтиҗәдә, профессиональ театр педагоглары җитәкчелегендә балалар спектакльләр иҗат итә, аларның сюжеты шәхси тарихларыннан, кичерешләреннән, хыялларыннан һәм көндәлек тормышларыннан туа. Спектакльне карарга авылдашлары, әти-әниләре, укытучылары, дуслары чакырачак. Аннары эшләр Казанда MOÑ театр мәйданчыгының профессиональ сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.
Укытуны татар, рус телендә яисә ике телне дә кулланып алып барылырга мөмкин.
Татарстан авылларының мәктәп проектында катнашуга гаризаны 20 майга кадәр сайт аша җибәрергә мөмкин.