Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә 2025 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Анда катнашучылар БДИ (ЕГЭ), БДИ (ОГЭ) һәм ГВЭ уздыруга Россия Федерациясе субъектларының әзерлеге турында фикер алыштылар.
Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча федераль төп гомуми белем бирү программаларына үзгәрешләр кертелде. Алар 2025 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк. Төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары программалар белән синхронлаштырылган.
Барлык нәтиҗәләр һичшиксез федераль мәгълүмат системасына кертелә.
Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев быел БДИда катнашуга 712 меңнән артык кеше теркәлүе турында сөйләде, шуларның 637 меңнән артыгы - быел чыгарылыш сыйныф укучылары. Ул барлык имтихан пунктларының техник әзерлеген, оештыручыларның әзерлеген контрольдә тотуга, шулай ук имтиханнарда катнашучыларның һәм аларны үткәрүдә катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.
Киңәшмәдә шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм Россиянең барлык төбәкләренең башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты. Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга әзерлек турында чик буе төбәкләре вәкилләре Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары - Белгород өлкәсе мәгариф министры Андрей Милёхин, Курск өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы Оксана Крутько, Брянск өлкәсе губернаторы урынбасары вазифаларын башкаручы Денис Амеличевлар сөйләделәр.