Татарстанда мәктәп укучыларына өч предметны өйрәнү өчен бүләкләү кертелде

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

Татарстан укучыларын физика, математика һәм информатиканы өйрәнүгә кызыксындыралар. Шул максаттан аларга 57,5 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган бүләк кертелә. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Түләүгә урта һәм өлкән мәктәп укучылары дәгъва итә ала: 5-6 нчы һәм 7-8 нче сыйныф ту укучы 50 укучы, шулай ук 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары- 100. Сайлап алуда физик-математик юнәлеш түгәрәкләрендә белем алучы һәм һәр предметтан 4,5 тән дә ким булмаган балл җыючы балалар катнаша алачак.

Шулай ук аларның кимендә бер казанышлары булырга тиеш. Мәсәлән, физика, математика яки информатика буенча мәктәп яки муниципаль олимпиадада җиңү яки призлы урын, федераль кануннар нигезендә теркәлгән өлкәләрнең берсендә интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре, “Фән һәм мәгариф” юнәлеше буенча чараларда җиңүче яки призер дипломы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International