Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Я в Агро» һөнәр шәһәре интерактив белем бирү мәйданчыгы ачылды. Алты көн эшләү дәверендә аны Татарстанның төрле районнарыннан 3 меңнән артык укучы карар дип көтелә.
«Үсемлекчелек» трегы кысаларында укучылар үсемлекләр селекциясе турында белә һәм азык-төлек җитештерүгә багышланган интерактив уеннарда катнаша алачак.
Бүген мәйданчыкта Казан, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче, Чистай, Сарман, Азнакай, Баулы, Алабуга, Лаеш һәм Питрәч районнары укучылары булды.