«KazanForum 2025»тә «Юниорлар лигасы» яшь пешекчеләр турниры старт алды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында Россиядән 25 яшькә кадәрге яшь пешекчеләр ярышлары старт алды. Конкурста катнашу өчен Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Свердловск өлкәсеннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән яшь белгечләр килде.

Һәр катнашучыга өч ризык әзерләргә туры киләчәк: закуска, кайнар аш һәм десерт. Иң мөһиме, алар төбәкләрнең милли стилендә башкарылсын.

Жюри әгъзалары арасында халыкара дәрәҗәдәге шеф-кондитер, телевидение алып баручысы Нина Тарасова да бар.

«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International