14 майда БДИның төп чоры алдыннан бөтенроссия күнегүләр чарасы узачак

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

БДИның төп чоры алдыннан ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия күнегүләр(тренировка) чарасы 2025 елның 14 маенда узачак. Мондый күнегүләр имтиханнар башланыр алдыннан финал әзерлеген тикшерү өчен ел саен үткәрелә.

Тренировка барышында имтиханнар уздыру пунктларының техник әзерлеге сыналачак, БДИ уздырганда оештыручыларның һәм техник белгечләрнең гамәлләре тикшереләчәк, ә чыгарылыш сыйныф укучылары 2025 елгы контроль үлчәү материаллары буенча имтихан эшләрен башкаруда күнегүләр алачак.

Чарада 4 967 имтихан пункты, 194 меңнән артык оештыручы һәм 371 меңнән артык чыгарылыш укучысы катнашачак. Тренировка рус теле (295 мең катнашучы), инглиз теле буенча БДИның телдән өлеше (27 мең катнашучы) һәм информатика (якынча 49 мең катнашучы) буенча үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International