15 майда Кирилло-Мефодий яшүсмерләр фәнни укуларының XXII республика этабын ачу булачак

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

XXII Республика Кирилло-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары (алга таба - Кирилло-Мефодий укулары) “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Кирилло-Мефодий укуларында катнашу өчен, Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 370 укучысы һәм укытучылары үз эшләрен җибәргән. Укуларның чираттагы этабына 280 катнашучы һәм 15 иҗат коллективы чакырылган.

Күп еллары инде укуларны үткәүдә гимназиянең социаль партнерлары: Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, ТР Милли музее, Казан шәһәренең музейлар комплексы, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк һәм башкалар.

Традиция буенча чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый берләшмәсе боерыгы нигезендә Казан шәһәре Совет районының «А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында гамәлгә ашырыла (директоры Ирина Алексеевна Александровская).

Укуларның көндезге этабын ачу 15 майда А.С.Пушкин исемендәге 93 нче гимназиядә (Казан шәһәре, Кызыл Позиция урамы, 37 нче йорт) узачак.

Бүләкләү һәм йомгаклауА.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 26 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International