Россия Президенты Владимир Путин Бразилиянең Белу-Оризонти Университетында узган химия буенча 59 нчы Халыкара Менделеевск олимпиадасында 10 алтын медаль яулаган Россия мәктәп укучылары командасына телеграмма юллады.
Җиңүчеләр арасында - Татарстаннан ике укучы: 2 нче лицей-интернаттан Альберт Семенов һәм Казанның 19 нчы гимназиясеннән Рәшит Фәсхетдинов бар.
Россия лидеры укучыларга уңышлар теләде.
Укучыларның остазлары - 19 нчы гимназиядән Наилә Зыятдинова һәм 2 нче лицей-интернаттан Ринат Җиһаншин, химия буенча Татарстан җыелма командасы тренеры Булат Курашин. Алар укучыларга әзерләнергә һәм халыкара аренада җиңү яуларга ярдәм итте.