Россия мәктәпләрендә Владимир Жириновскийның тууына 80 ел тулу уңаеннан дәрес узачак. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов сәясәтченең юбилеена әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, "Мөһим сөйләшүләр" дәресләре дүшәмбе көнне илнең барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә уздырыла.
Владимир Жириновский ЛДПРга нигез салучы һәм беренче лидеры, Дәүләт Думасы депутаты иде. Ул 2022 елның 6 апрелендә 76 нчы яшендә вафат була. 2024 елның ноябрендә Россия Президенты Владимир Путин Жириновскийның 80 еллык юбилеен дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итү турында указга кул куйды. Оештыру комитеты рәисе итеп Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, аның урынбасары - Леонид Слуцкий билгеләнде.