Баланы балалар бакчасына күчерүгә гариза Россия гражданнары да, чит ил кешеләре дә бирергә мөмкин. Моны ничек дөрес эшләргә : "Татар-информ" материалында.
Гариза бирүнең берничә ысулы бар:
- РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша;
- яшәү урыны буенча мәгариф идарәсендә.
Гаризаны, төп документлар: туу турында таныклык һәм СНИЛС рәсмиләштерелү белән, бала дөньяга килгәннән соң ук бирергә мөмкин.
Әгәр дә татарстанлыларга берьюлы берничә бала рәсмиләштерергә кирәк икән, һәр балага гариза аерым бирелә.
Дәүләт хезмәтләре аша:
- сайтта авторизация үтегез һәм тиешле хезмәт бүлегенә күчегез. Исәп язмасы расланырга тиеш.
- таләп ителгән мәгълүматны һәм документлар күрсәткечләрен язып, форманы тутырыгыз. Исәпкә алыну датасын, өстенлекле балалар бакчаларын, төркем тибын (мәсәлән, сәламәтләндерү), булу режимын (тулы көн, кыскартылган һ. б.) күрсәтегез.