Түбән Кама районының «Красноключинская СОШ» нең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр актив рәвештә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды. Акциянең язгы этабы кысаларында балалар Кызыл Чишмә бистәсендә урман массивын җыештырдылар, чистарттылар. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Экология инициативасының язгы этабы 14 апрельдән 14 июньгә кадәр уза һәм республиканың урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту, мәгълүмати язуларны һәм урманда ял урыннарын ремонтлау, төзекләндерү чараларын үз эченә ала.
Мондый проектларда укучыларның катнашуы экологик культура формалаштыруга ярдәм итә һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты бурычларына җавап бирә.