2025 елда «Земский учитель» программасы җиңүчеләре билгеләнде

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Земский учитель» программасында катнашөу өчен сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.

Программа авыл мәктәпләрендә педагогик кадрларга кытлык мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә, авылларга яки кечкенә шәһәрләргә эшкә килгән укытучыларга бер тапкыр компенсация бирә. Конкурста сайлап алган укытучыга 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

2025 елда Татарстан Республикасына Россия Федерациясенең төрле төбәкләре укытучыларыннан 144 гариза кергән. “Земский учитель” программасында 55 яшькә кадәр булган, урта һөнәри яисә югары белемле укытучылар катнаша.

Конкурста сайлап алу критерийлары буенча конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан дәгъвачылар тәкъдим иткән документларга эксперт бәяләмәсе үткәрелде. Төбәккә бирелгән федераль квотага ярашлы рәвештә 12 җиңүче билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International