Татарстан Республикасы укучылары арасында физика, математика, информатиканы өйрәнүне популярлаштыру максатларында, шулай ук табигый-фәнни һәм математик белем бирү өлкәсендә потенциалны үстерү һәм гамәлгә ашыруда инициативалы укучыларга ярдәм итү өчен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 12 маендагы 311 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныфларында белем алучыларга «Физик-математик үсеш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елга «Физик-математик үсеш» проектын гамәлгә ашыру кысаларында акчалата бүләкләү турында» 2025 елның 29 маеннан 2 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучыларын акчалата бүләкләүгә сайлап алу үткәрелә.
Сайлап алуда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларының 5-11 сыйныф укучылары катнаша .
Конкурста сайлап алуда катнашуга гаризаны 2025 елның 2 июнендә 16.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин: Казан шәһәре, Кече Армавир урамы, 31 А йорт, дүшәмбе-җомга 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр яисә мәгълүмат-коммуникация технологияләрен кулланып түбәндәге сылтама буенча: https://events.utalents.ru/contest/fizmatpremia.
Контакт телефоны 79680503711, Әхмәтов Әдилә.