15 майда Казанның “Әкият” балалар үзәгендә “Сәйяр” фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
“Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү, туган телләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру өчен үткәрелде. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР да яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Раисе каршындагы комиссия, шулай ук "Сәхнә" журналы редакциясе белән берлектә оештырылды.
Фестивальнең төп этабы 2025 елның 10 гыйнварыннан 29 апреленә кадәр барды.
Тантанада татар һәм фин-угор халыклары җырларын һәм биюләрен «Апуш» балалар театр студиясе һәм «Агыйдел» ансамбле башкарды. Вокаль номер белән татар эстрадасы җырчысы Зәринә Хәсәншина чыгыш ясады.
“Сәйяр” фестивалендә гран-прины Казанның 50 нче номерлы балалар бакчасы һәм Казанның Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе иҗат коллективлары яулады.