15 майда Казанда XXII Республика Кирилл-Мефодий яшьләр фәнни укулары узды, алар славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде. Проект «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. А.С. Пушкин исемендәге 93 нче гимназиянең Пушкин бакчасында бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин чыгыш ясады.
Бүләкләү һәм нәтиҗәләр ясау А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә узды.
Кирилл-Мефодий укуларында 280 укучы һәм 15 иҗат коллективы катнашты.
Укуларның максаты һәм бурычы - укучыларның рухи кыйммәтләре, рус милли мәдәнияте традицияләре, рус теле белән кызыксынуын үстерү.