“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм төзү буенча бөтенроссия штабы уздырды. 2025 елда Россия Мәгариф министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясе гамәлгә ашыра торган президент программасында 1 277 мәктәп, 142 балалар бакчасы һәм 132 көллият катнаша.
Быел 1 551 объект ремонтлана. Шул ук вакытта 1 517 объект буенча килешү төзелгән, бу капремонт объектларының гомуми санының 97,8%ын тәшкил итә.
Россиянең мәгариф министрлыгы һәр төбәкне анализлады һәм кадрлар кытлыгын киметү планнарын формалаштырды. Математика, физика, информатика, химия һәм биология укытучыларына аерым игътибар бирелә. Быел укытучыларга кадрлар ихтыяҗы 1,8% тәшкил итә, бу 18 791 вакансия.
Квалификацияле педагоглар әзерләү өчен, педагогик юнәлешләргә 86 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелә, СПО системасында - педагогик белгечлекләргә 53 меңнән артык бюджет урыны. Педагогика югары уку йортларында максатчан укуга 8 меңнән артык урын бирелгән.