Иннополис университеты мәгълүмат системалары инженерларын әзерләүгә грант алачак

2025 елның 16 мае, җомга

ИТ-вуз Россия Саннар министрлыгы һәм Россия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк мәгълүмат технологияләре өлкәсендә тирәнтен белем бирүне үстерүгә федераль грант конкурсында абсолют җиңүче булды. 78,88 балл белән Иннополис университеты рейтингта беренче урынны алды һәм Татарстаннан бердәнбер җиңүче булды. Конкурста барлыгы 50 университет катнашты, финал исемлеккә илнең 13 төбәгеннән 26 югары уку йорты керде.

Югары уку йортларында ИТ-компанияләр белән партнерлык килешүләре булу һәм грантлар суммасының 30%ыннан да ким булмаган күләмдә финанслуны җәлеп итү 60 млн сум күләмендәге грант алуның төп шартлары булды.

Проректор, Иннополис университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе башлыгы Евгений Бобров : «Грант ярдәмендә без «Мәгълүмати системалар инженериясе» бакалавр программасы буенча 100дән артык белгеч әзерләргә планлаштырабыз. Проект өчен бу профиль очраклы сайланмаган. Мондый белгечләр үзенә бертөрле ИТ-универсалар булып тора: алар төрле масштабтагы катлаулы мәгълүмати системаларны - мобиль кушымталардан алып корпоратив серверверга кадәр проектлаштыралар, ярдәм итәләр. Нәкъ менә шул универсальлек безнең чыгарылыш укучыларына төрле тармакларда эш табарга мөмкинлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International