Казанның меңнән артык чыгарылыш укучысы укудагы уңышлары өчен медальләргә дәгъва итә

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Быел Казанның 1 114 унберенче сыйныф укучысы «Укуда зур уңышларга ирешкән өчен» медален алырга мөмкин. Беренче тапкыр ул ике баскычта тапшырылачак: 653 дәгъвачы - I дәрәҗә медальгә, 461 - II дәрәҗә медальгә. Бу чыгарылыш укучыларының гомуми санының 18% ка якыны. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.

Бик яхшы билгеләре белән аттестатны 1 062 тугызынчы сыйныф укучысы алырга мөмкин, бу Казанның 9 нчы сыйныф укучыларының 7% ы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International