Казанның 88 нче мәктәбендә МХО катнашучысы Ленар Рәхмәтуллин хөрмәтенә"Герой партасы" ачтылар

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Казанның 88 нче мәктәбендә махсус хәрби операция катнашучысы Ленар Рәхмәтуллин истәлегенә багышланган «Герой партасы» ясадылар. Инициатива «Молодой Гвардии Единой России» активистлары тарафыннан "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән "Яңа мәктәп" проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Тантанага 50 дән артык кеше- мәктәп укучылары, укытучылар, хакимият вәкилләре һәм геройның туганнары җыелды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды.

Партага Ленар Рәхмәтуллинның фотографиясе, аның биографиясе һәм батырлык турында мәгълүмат урнаштырылган. Оештыручылар ассызыклаганча, проектның максаты - укучыларны шәхси батырлык күрсәткән якташлары белән таныштыру.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Молодой Гвардии Единой России» Татарстан төбәк бүлекчәсенең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, отставкадагы полковник, Идел буе районы ветераннар советы әгъзасы Марат Тукаев, мәктәп директоры Рифат Һидиятуллин, шулай ук Ленар Рәхмәтуллинның туганнары Сабит, Эльмар, Марсель катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International