Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова җитәкчелегендә 2030 елга кадәр математик һәм табигый-фәнни белемнең сыйфатын яхшырту буенча чараларның комплекслы планын гамәлгә ашыруга багышланган методик көн булды. Планны раслау турындагы боерыкка Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имза салды.
Чарада региональ мәгариф министрлары, аларның урынбасарлары, педагогик югары уку йортлары ректорлары һәм Россия Федерациясенең 89 субъектының мәгариф үсеше институтлары җитәкчеләре катнашты.
Методик көндә шулай ук Россия Мәгариф министрлыгының Кадрлар сәясәте департаменты директоры Ирина Кокоева да катнашты. Ул кадрлар ихтыяҗлары һәм илдәге педагогик хезмәткәрләрнең кытлыгын бетерү чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
Чара йомгаклары буенча региональ командалар Россия Федерациясе субъектларында математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерүгә юнәлтелгән планнарны тикшерүне һәм эшләп бетерүне оештыралар.