Россия Федерациясе Хөкүмәте балигъ булмаган гражданнарга карата опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген камилләштерү концепциясен раслады. Тиешле күрсәтмә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган.
Документ яңа структурага алымнарны билгеләүне һәм Россия Федерациясе субъектларында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыруны, шулай ук опека һәм попечительлек органнары белгечләренең квалификация дәрәҗәсен күтәрүне күздә тота.
Концепция тарафыннан тәкъдим ителә торган карарлар ятим балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә опека һәм попечительлек органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм итәчәк һәм тулаем алганда, гаиләне саклап калу алымын гамәлгә ашыруга, балаларга социаль ярдәм күрсәтүгә ярдәм итәчәк.