Иннополиста “Мәктәпкәчә белем бирү: тәрбиягә заманча алымнар” темасына мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе узачак

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

19 майда “Иннополис мәктәбе” дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Мәктәпкәчә белем бирү: тәрбиягә заманча алымнар” темасына мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең республика секциясе узачак.

Киңәшмә республиканың мәгариф оешмаларының әйдәп баручы белгечләрен, педагогларын һәм идарәчеләрен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүне оештыруга заманча алымнар турында фикер алышу өчен берләштерәчәк. Катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең актуаль тенденцияләре турында фикер алышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International