Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, Н.Ш. Әхмәтшин исемендәге Түбән Кама педагогика көллиятенең тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Ольга Осерская һәм Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехник көллияте директоры Татьяна Куприянова Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган “Сугыш кайтавазы һәм йөрәк хәтере” халыкара патриотик форумында катнашты. Ул Беларусь Республикасы югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары базасында узды. Форумда катнашучылар А.С.Пушкин исемендәге Брест дәүләт университетында булдылар, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, Пинск шәһәренең мәгариф идарәсе органнары эшчәнлеге белән таныштылар.