Казанда туган (рус булмаган) телдә укытучы мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

20-23 майда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган (рус булмаган) телдә укытучы мәктәпләр өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак. Олимпиадада 200дән артык укучы һәм аларны озатып йөрүчеләр катнашачак.

Олимпиада биремнәрен балалар ике турда башкарачак: телдән һәм язмача.

Катнашучыларны компетентлы жюри бәялиячәк.

Моннан тыш, балаларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә. Алар Казан шәһәре белән таныша һәм Татарстанның Милли музеенда була алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International