«Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул итү 2 июньгә кадәр озайтылды. Программада катнашу студентларга үз инновацион проектын гамәлгә ашыруга 1 млн сум күләмендә грант алырга мөмкинлек бирә.
Инновацияләргә ярдәм фондының генераль директоры Сергей Поляков аңлатканча, срокны озайту турындагы карар бөтен ил студентлары тарафыннан конкурска актив кызыксыну белән бәйле.
Катнашырга Рособрнадзор тарафыннан аккредитацияләнгән югары уку йортлары студентлары чакырыла, алар элек әлеге программа буенча грантлар алмаган булырга тиеш.
Гаризаларны рәсмиләштерү һәм бирү 2025 елның 2 июнендә сайтта 13:00 (мск) кадәр гамәлгә ашырыла.