Быел Казанның 15 меңнән артык укучысы җәйне шәһәр янындагы муниципаль лагерьларда үткәрәчәк. Аларны әзерләүгә һәм яңартуга 21,5 млн сум юнәлдерелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Сезонга әзерлек кысаларында «Заречье», «Восток» һәм Гагарин исемендәге лагерьларда 234 агач утырттылар. Бу соңгы елларда иң зур агач утырту булды һәм аны Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе ярдәме белән башкарырга мөмкин булды.
Алия Заһидуллина соңгы еллардагы аермалы ягы дип җәйге кампаниянең социаль юнәлешен атады. Ял итү программалары сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калучылар өчен опекада яки социаль куркыныч хәлдә калучылар өчен җайлаштырылган.