19 май СССРда истәлекле дата иде.
"Пионерия көне - ул истәлекле дата гына түгел, ә буыннарның дәвамчанлыгы символы. Совет чорында салынган традицияләр хәзерге балалар берләшмәләре өчен ныклы нигез булды. Бүген бөтен ил укучылары "Первые" хәрәкәтендә актив катнаша, анда һәркем үз сәләтләрен ача, дусларын таба һәм Россия киләчәгенә өлеш кертә ала. Без пионерия тарихы белән горурланабыз һәм аның иң яхшы традицияләрен дәвам итәбез: җаваплылык, патриотизм һәм белемгә омтылыш тәрбияләү!" - дип билгеләп үтте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Татарстанда пионерия традицияләре заманча балалар һәм яшьләр хәрәкәтләрендә яшәвен дәвам итә, алар 150 меңнән артык катнашучыны берләштерә.
"Пионерия көне безгә яшьләрне ил тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләүнең мөһимлеге турында искә төшерә. Татарстанның заманча балалар хәрәкәтләре бу мөһим миссияне уңышлы дәвам итә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.