Россия Президенты Владимир Путин балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк ведомствоара эш төркеме төзергә йөкләде. Тиешле күрсәтмә хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында бастырылган.
Документ нигезендә, эш төркеме турындагы нигезләмә дә, аның составы да расланды. Яңа органның төп бурычы - илдә бердәм тәрбияви киңлек формалаштыру буенча чаралар оештыру.
Документ вступает в силу с момента подписания. Төркемне Президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкли. Катнашучылар арасында - вице-премьер Дмитрий Чернышенко, мәдәният министры Ольга Любимова, шулай ук Президент ярдәмчесе Владимир Мединский.
Документ имзаланганнан соң үз көченә керә.