2022 елда сайлап алынган 30 алдынгы инженерлык мәктәбе үзенең өч елдагы эш нәтиҗәләрен һәм алдынгы инженерлык мәктәпләре эшчәнлеген координацияләү мәсьәләләрен карау буенча Советка үсеш планнарын тәкъдим итте. Яклаулар нәтиҗәләре буенча АИМ (ПИШ) рейтингы формалаштырылган, ул алга таба аларның үсеш динамикасын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Алдынгы инженерлык мәктәпләре рейтингы белем бирү программаларының, фәнни тикшеренүләрнең сыйфатын, үсеш программасының һәм идарә итү системасының эшләнеш дәрәҗәсен чагылдыра, ул мәктәпләр командалары һәм аларның технологик партнерлары өчен үз эшчәнлеген камилләштерергә һәм үстерергә ориентир булып тора,
Исегезгә төшерәбез, быел беренче дулкын АИМ финанслауның яңа этабына күчә - хәзер алар индустриаль партнерлар чаралары хисабына үсешне дәвам итәчәк.
Өч ел дәвамында һәр мәктәп индустриаль партнерлар белән озак вакытлы килешүләр төзегән. 2023 елда проектка икенче дулкынның тагын 20 алдынгы инженерлык мәктәбе керде. Хәзер АИМ белән 280 партнер хезмәттәшлек итә, алар арасында "Росатом", "Роскосмос", "Ростех", "Сибур Холдинг", "Газпром нефть" һәм башкалар кебек эре предприятиеләр һәм корпорацияләр.
Хәзерге вакытта 23 төбәктә 50 мәктәп эшли. Президент йөкләмәсе буенча, 2030 елга мәктәпнең саны ике тапкырга артырга тиеш.