Казанның 830 укучысын хезмәт бригадаларында эшләргә җәлеп итәргә ниятлиләр

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Казан мәктәпләрендә җәйге каникулларда 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар өчен хезмәт бригадалары оештыралар. Мәктәп яны территориясенә һәм учреждение эчендә эшләгән балаларга акча түләнәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Эшкә барлыгы 827 баланы җәлеп итәргә планлаштыралар. 13 көн дәвамында мәктәп укучылары 3-5 сәгать эшләячәк. 14-15 яшьлек балалар өчен хезмәт өчен түләү күләме 7,5 мең сумнан аз гына артыграк булачак. 16 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар 8,6 мең сумга якын хезмәт хакы ала алачак.

Мәгариф учреждениеләрендә хезмәт бригадалары турында тулырак мәгълүматны якындагы мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында сөйләячәкләр. Баланы сыйныф җитәкчесе аша яздырырга мөмкин, диде шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International