«Вертолет» яшьләр үзәге базасында беренче көндезге лагерь ачылачак

2025 елның 20 мае, сишәмбе

«Вертолет» яшьләр үзәге базасында беренче тапкыр көндезге лагерь оештыралар. Дүрт сменада 100 бала һәм яшүсмерне ял иттерү планлаштырыла. 7 көнлек программа «На взлет!» исемен йөртәчәк. Ял итүчеләрне патриотик, этномәдәни һәм спорт юнәлешендәге чаралар көтә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.

Балалар өчен ачык һавада мастер-класслар, шигъри слэмнар, баттллар, иҗади кичәләр һәм очрашулар уздырачаклар.

Тагын бер проектны "Яратам" яшүсмерләр клубының ачык террасасында гамәлгә ашыралар. Иртәнге сәгатьләрдә яшьләр йогага кушыла алачак, ә аннан соң кызыклы спикерлар һәм лектория белән очрашулар булачак. Кич белән "Яратам" базасында иҗади кичәләр һәм дискотекалар оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International