Татарстан Республикасы башкаласында интеллектуаль яктан сәламәтлеге чикле балалар арасында мини-футбол буенча Бөтенроссия ярышларының финалы уза. Ярышлар 29 майдан 2 июньгә кадәр «Олимпиец» һәм «Мотор» стадионнарында узачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.
Финал турына Казанга Россиянең 25 төбәгеннән 37 малай һәм кыз командасы киләчәк.