Рөстәм Гафаров: «Мәктәп яны лагерьлары - эшләүче ата-аналарга ярдәм итүнең яхшы формасы»

2025 елның 20 мае, сишәмбе

Җәйге чорда Казан шәһәренең 19 меңнән артык укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Сменалар 165 мәгариф учреждениесендә оештырыла, алар 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Барлык оештырылган чаралар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Лагерьга юлламаның бәясе 21 көнгә 817 сум тәшкил итәчәк, сумманың калган өлеше республика бюджетыннан финансланачак. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен ял түләүсез нигездә оештырыла.

Көн саен 8:00 дән 16:00 гә кадәр балалар тематик мастер-классларга йөриячәк, шулай ук сугыш турында нәфис һәм документаль фильмнар караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International