Казанда «Татарстан Республикасы ел укучысы-2025» исеменә ия булучыны атаячаклар

2025 елның 20 мае, сишәмбе

28 майда Казанда, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында, бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләрне, шулай ук педагогларны һәм остазларны бүләкләү тантанасы узачак.

Тантаналы чарада мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан Республикасы ел укучысы-2025» мактаулы исеменә кем ия булуын хәбәр итәчәк, ул белем бирү процессында казанышлар куүрсәткән укучыларга бирелә.

2025 елда җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан лаеклы рәвештә алдынгы регионнар өчлегенә керде! Финалистлар саны буенча лидерлар бишлегендә 2025 елда Мәскәү (3 614 кеше), Мәскәү өлкәсе (1 108), Татарстан Республикасы (558), Санкт-Петербург (516) һәм Башкортостан (153) керә.

Төп оештыручы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International