24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясалды.
Ярышның йомгаклау этабында катнашулар саны 8811 гә җитте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 2123 кә күбрәк. Финалистлар саны буенча лидер төбәкләр бишлегенә Мәскәү (3 614 кеше), Мәскәү өлкәсе (1 108), Татарстан Республикасы (558), Санкт-Петербург (516) һәм Башкортостан (153) керде. Татарстаннан катнашучылар саны узган ел белән чагыштырганда 61 гә артты.
24 фән буенча гомуми зачетта 265 диплом яулап, Татарстан җыелма командасы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
2025 елда җиңүчеләр һәм призерлар саны алдагы ел белән чагыштырганда 21 кә арткан. Биология ( 2), информатика ( 8), сәнгать (МХК) ( 12), тарих ( 3), әдәбият ( 1), математика ( 2), хокук ( 3), рус теле ( 3), хезмәт (технология) ( 11) һәм физик культура ( 3) буенча җиңүчеләр һәм призерлар саны артты.
Татарстан Республикасы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар саны артуның гомуми тенденциясе укучыларның интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнүгә кызыксынуы ел саен арта баруын күрсәтә.