ЧДПУ(НГПУ) ның физик культура һәм спорт факультеты студентлары - булачак ОБЗР укытучылары мәктәп укучыларының уку җыеннарында катнашты

2025 елның 20 мае, сишәмбе

10 сыйныф укучылары «42 нче һөнәр лицее» плацына чыгалар. “Хәрби хезмәт нигезләре” буенча уку җыеннары Чаллының 24, 25, 32 34 нче мәктәп һәм 42, 84 нче лицей укучыларын үзенә җыйды.

Беренче тапкыр җыелулар шундый масштаблы узды, анда командаларга ярышырга гына түгел, үз осталыкларын практикада күрсәтергә дә мөмкин булды. Аны Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты белән берлектә ТР Мәгълүмати-методик үзәге оештырды. Физик культура һәм спорт факультеты студентлары - ОБЗР буенча булачак укытучылар мәктәп укучылары өчен фарватерлар булдылар.

Патриотик җыеннар, шул исәптән хәрби хезмәт нигезләре буенча да, "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Җыеннар 10 нчы сыйныф укучылары , көллият һәм техникум студентлары өчен үткәрелә. Җыеннарда катнашучылар өйрәнә торган дисциплиналар арасында - тактик медицина һәм БПЛА белән идарә итү дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International