Казан педагогы Россиянең яңа төбәкләрендә 40тан артык лекция үткәрде

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Казан мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов «Знание» җәмгыятенең федераль проектында катнашты һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларында - ЛХР, ДХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә 40 тан артык лекция белән чыгыш ясады. Бу эшнең нәтиҗәләре турында педагог Рәис Миңнехановка хәбәр итте.

Иван Филатов укучыларның шәхси сыйфатларын үстерү, Бөтенроссия олимпиадаларында һәм конкурсларында катнашу аша профориентация турында сөйләде, шулай ук Россия Федерациясе мәгариф системасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Укытучы ассызыклаганча, тыңлаучылар аеруча Донбасс тарихы, илнең геосәяси хәле, махсус хәрби операция башлану сәбәпләре һәм яшьләр өчен белем бирү мөмкинлекләре белән кызыксынганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International