Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында «Вдохновленные детством». бөтенроссия киносценарийлар конкурсында катнашучылар һәм экспертлар советы утырышы узды. Алар конкурсның гариза кампаниясенә йомгак ясадылар, ул Россия Президенты тарафыннан хупланган Мәгариф министрлыгы инициативасы буенча беренче тапкыр уздырыла.
Гаризалар кампаниясенә йомгак ясауда һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүнең мөһимлеге турында фикер алышуда РФ Президенты Администрациясе балалар һәм яшүсмерләр тәрбиясе өлкәсендә проектлар һәм программалар департаменты башлыгы Ирина Плеёва, Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Ирина Ивенских, «Интернетны үстерү институты» АНО генераль директоры Алексей Гореславский, «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» ФДБУ директоры Александр Кудряшов, Беренчеләр хәрәкәте идарәсе рәисе урынбасары Валерий Моргуновский һ.б лар катнашты.
Конкурсның операторы Россия балалар-яшүсмерләр үзәге.
Конкурста катнашу өчен номинацияләрнең берсен сайларга кирәк иде: документаль, уен (нәфис), шулай ук кыска метражлы кино. Катнашучылар мәктәп укучыларының социаль хезмәттәшлеге, тарихи мирас һәм тарихи истәлекләрне, тарихны, табигатьне, Россия традицияләрен, дуслык, киләчәк, спорт казанышлары, сәнгать һәм мәдәниятне саклап калу темаларын нигез итеп ала алалар. Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында иң ихтыяҗлысы патриотик тематика булып чыкты.