Бөтенроссия ата-аналар комитетының IV утырышында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырылган “Белем” җәмгыяте тарафыннан ата-аналар бергәлекләре конкурсының икенче сезонына йомгак ясадылар. Үз идеяләрен гамәлгә ашыруга 85 төбәктән 1015 ата-аналар комитеты акчалата премияләр алачак, шул исәптән 28 Татарстан мәктәбе. Республика җиңүчеләр саны буенча топ-10 лидерга керде, дип хәбәр итә җәмгыятьнең матбугат хезмәте.
2 млн. сумга кадәр категориядә премияне - «Друзья, Отчизне посвятим души прекрасные порывы»” комплекслы патриотик проекты өчен Мөслим лицее алды.
Татарстан Республикасының алты мәктәбе үз проектларын гамәлгә ашыруга 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр акча отты. 200 меңнән 500 мең сумга кадәр категориядә 21 Татарстан мәктәбе җиңүче булды. Бу акчага ата-аналар комитетлары патриотлыкны үстерү буенча проектлар, фәнни-агарту түгәрәге, фольклор фестивале, киноклуб, бию түгәрәге, хәтер аллеясы, театр фестивале һәм башка бик күп проектлар оештыра.